Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ярый ике булмаган

Йолдыз Шәрәпова шигыре.

Шигърият

Ярый бер генә авыз

Биргән табигать безгә.

Ике булса, ямьсез булыр,

Килешмәс иде йөзгә.

Нишләр идек, чынлап та,

Әгәр дә ике булса,

Икесе дә бертуктамый

Кычкырып сөйләп торса.

Ике булса да, колак,

Әйе шул, дөрес, чынлап,

Һич өлгерә алмас иде

Бу кадәр сүзне тыңлап...

Ярый бер генә булган,

Син, туган, шуңа куан.

Ә инде бер авыз белән

Уртак тел табып була -

Тыңларга кирәк чагыңда,

Беразга ябып була,

Әйе бит?!

Блоглар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь йолдыз шәрәпова балалар өчен шигырьләр йолдыз