Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Янарга икән, янарга

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин (1948 ел, 1 август, Башкортстан, Илеш районы, Нәҗәде авылы) — күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

Янарга икән, янарга!
Янарга азаккача:

Иң ахыргы ләззәткәчә,

Иң соңгы газапкача.

Әгәр шулай янмый икән,

Нигә ул андый йөрәк?

Ул йөрәкнең януыннан

Янмавы хәерлерәк.
Яшьнәргә икән, яшьнәргә!

Йөрәкләр көл булганчы,

Мизгелгә генә булса да

Төннәрең көн булганчы.

Кемгә кирәк аҗагандай

Тонык кына яшьнәвең.

Яхшырактыр яшьнәмәвең,

Яхшырактыр дәшмәвең.
Яшәргә икән, яшәргә!

Үзеңне жәлләмичә.

Безгә диелгән гомерләр

Түгел бит әллә ничә.

Әгәр шулай яшәмәсәң,

Яшәвең кемгә хаҗәт?!

Ә бит яшиләр шундыйлар.

Яшиләр — шунсы гаҗәп!



ҺАМАН ЧИБӘР МИНЕМ ӘНКӘЙ
Әнкәйнең әле яшь чагын,

Чибәр чагын беләм мин.

Шуңа күрә Әнкәйнең мин

Картаюын теләмим!


Әнкәй, чибәр килеш тор син,

Яшь килеш кал, түз, яме!

Елмая ул, белә шул ул —

Көзләрнең дә үз яме.


Кереп бара ул гомернең

Иң якты фасылына.

Аны уйлыйм — төшенергә

Тырышам асылына.


Күзләренә карыйм — алар

Мин белгәндәге килеш.

Ә минем Әнкәй бик чибәр

Ьәм яшь булырга тиеш!


Чөнки ул бит минем Әнкәй!

Минеке! Үземнеке!..

Маңгаенда — якты нурлар,

Алары — көзенеке.


Сизәм мин — аның җанында

Тынмаган әле давыл.

Һаман чибәр минем Әнкәй,

Карт түгел әле дә ул!


ӨЯНКЕЛӘР, ТУПЫЛЛАР...
Өй алдында өянкеләр,

Тупыллар исән әле.

Үткәреп үзәкләренә

Җилләр дә исә әле...


Өянкеләрдә — моңсулык,

Тупылларда — турылык:

Ул турылык әллә ничә

Горурлыкка торырлык.


Зарланалмыйм мин үзем дә

Горурлыгым юклыкка:

Тупыллардан өйрәндем мин

Горурлыкка, ныклыкка.


Өянкеләр өйрәттеләр

Яшь аралаш көләргә,

Туган җирдән китүемне

Яшем белән түләргә.


Алар мине сагынадыр,

Миңа сәлам юллыйдыр.

Тупыллар сиздермәсә дә,

Өянкеләр елыйдыр.


Беләм, гомер буйларына

Миңа дога укырлар

Әнкәй кебек өянкеләр,

Әткәй кебек тупыллар.


АКТАНЫШ АЭРОПОРТЫ


Туган җиргә кайтсам-китсәм,

Юлым — Актаныш аша.

Шуңа микән, кайткан саен

Җаным актанышлаша.


Актанышча сүлошәм мин,

Актанышча яратам;

Җиргә булган мәхәббәтне

Актанышта яңартам.


Мин ямь-ящёл аэропортка

Акчарлак булып кунам,

Мин ул чакта Сөнгә гашыйк

Акчарлак кебек булам.


Ә Илешне —' туган җирне

Сөн генә бүлеп тора.

Сөн — сердәшем.

Ул үзе дә Мин диеп үлеп тора.


Йке арада ятмыйм дип,

Саега, кими, кибә.

Сөнне кичәр өчен хәзер

Кирәкми инде көймә.


Яланаяк кичәм Сөнне —

Көтәләрдер Илештә.

Тик мин инде туган җирдә

Актанышта килеш тә...

Актаныш аэропортыннан

Күтәрелгән егет мин.

Шуңа күрә Актанышның

Үзенеке кебек мин.


Яшьтән үк таныш Актаныш!

Син таныш җырга тартым.

Кайтам, китәм — исән булсын

Ямь-яшел аэропортың!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев