Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ялт иттерде бүлмәне

Сез дә Диана кебек әти-әниегезгә өй җыештырырга булышасызмы, балалар?

Ялт иттерде бүлмәне

Ләгәнгә җылы су салып,

Чүпрәк алып кулына,

Диана өй җыештыра -

Ярдәмләшеп тор гына.

Башта дымлы чүпрәк белән

Сөртеп чыкты тузанны,

Аннары келәм чистартты,

Кәнәфи дә кузгалды.

Өстәл астына да керде,

Җитез генә үрмәләп,

Ә идәнне иң соңыннан

Юып чыктык бергәләп.

Тырышып эшли Диана,

Әнисеннән күрмәле:

Коймак өлгергән арада,

Ялт иттерде бүлмәне.

Флера Тарханова


Үзем җыештырдым

Менә ике көн инде

Үзем җыештырам өйне.

Буямагыз, белегез,

Бик сакланып йөрегез.

Шунда тор, яме, Әсма,

Юган идәнгә басма!

Валчыгың төшсә - харап!

Тамызырсыз идәнгә,

Су эчмәсен берәү дә!

Җил чыкса, тузан керер,

Форточканы ачмагыз.

Үзем җыештырдым өйне,

Чисталыкны саклагыз!

Заһирә Гомәрова


Ни җитмәгән?

Искәндәр торды,

Юынды, -

Кулында таплар бетмәгән.

Нишләп бетмәгән дисезме?

Юынгычта су җитмәгән.

Беркөнне ул мунча керде.

Сулар анда ләгән-ләгән!

Бите корымга буялып чыкты,

Ахрысы, су җитмәгән.

Иделдә су кереп чыкты.

Борыны кара - сөртмәгән.

Искәндәргә әллә инде

Иделдә су җитмәгән?..

Су җиткән - кул җитмәгән!

Равил Фәйзуллин


АШАУ ӘДӘПЛӘРЕ

•   Ризыкны аяк өсте ашама, табын янында утырып аша.

•  Ашаганда, аякларыңны селке­теп утырма.

•   Тыныч утыр, сөйләшмә.

•   Терсәкләреңне өстәлгә куйма.

•   Ипи валчыгын койма, ризык кисәкләрен идәнгә төшермә.

•  Ашны - кашык белән, икенче ашны чәнечке белән аша.

•  Чәнечкене уң кулыңа тот.

•   Буялсаң, салфетка белән сөрт.

•   Ашый башлаганда, «Тәмле булсын!», ашап бетергәч, «Рәхмәт!» дип әйтергә онытма.

 

МОНЫ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

  • Иртән һәм кичен йоклар ал­дыннан юын, тешләреңне чис­тарт, эчеңә микроб кермәс, тешең сызламас.
  • Чәчеңне тара.
  • Ашар алдыннан кулларың­ны кабат сабынлап ю.
  • Юынып бетергәч, кранны ачык калдырма.
  • Ашаганнан соң авызыңны
  • чайка.
  • Ашаганда яисә уйнаганда, киемеңне пычратма.
  • Урамнан кергәч, кием-са­лымнарыңны үз урынына төреп куй, бөгәрләнмәсен.
  • Аяк киемеңне чиста тот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев