Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Якты сүз

Ике иҗектән торган сүз — Якты, гүя аҗаган.

ЯКТЫ СҮЗ

Ике иҗектән торган сүз —

Якты, гүя аҗаган.

Беренчесен умарталар

 Җыя чәчәк таҗыннан.

 

Икенчесе килеп җитсә,

Карлы бураннар исә.

Бик матур сүзне табарсың,

Эзләргә тотсаң исәп.

 

ТӨСЛӘР

«Сарык»та сары төс булса,

Ак төс булса «бака»да,

 «Күке»дән күк төсне тапсаң,

Нинди төс бар «шалкан»да?

 

АРТЫК СҮЗ

Хайван исемнәрен җыеп,

 Сүзләр тездем бер рәткә:

Бүре, тиен, куян, сыер,

Поши, ишәк, эт, тәкә.

 

Сүзләр чылбырында берсе

Артык булып тоела.

Чагыштырып, әйтеп бирче,

Нигә ул аерыла?

 

ӨЧТӘН - БЕР

Өч сүз бергә кушылса,

Җир астыннан шуыша.

Беренче сүз — сыекча,

Кышын кар булып оча.

Сүзләрнең икенчесе —

Таң атканда, күк төсе.

Килеп тә җиттек өчкә:

Өченче сүз — дәү мичкә.

Нәрсә шуышканын без

 Икәү генә белербез.

 

КЕМ ИКӘНЕН ТАНЫРСЫЗМЫ?

Лачындай батыр йөрәкле

 Егете ул татарның!

Роман-мазар булмаса да,

Оста язган шигырьләре

Нәниләргә күп аның.

Лаек мактау-хөрмәткә ул:

Әсәрләрен балалар

Бик яратып укыйлар.

Исемен беләсең килсә —

 Баш хәрефләрдә ул бар!

 

ШОМЫРТТАГЫ КОШЛАР

Шомырт ботагына кунды

Ике песнәк, биш чыпчык.

Барлыгы ничә кош булды

Шул ботакта, санап чык!

 

БАЛЫКЧЫЛАР

Биш ташбаш тоткан Җәмил,

Өч ташбаш тоткан Хәбир.

Ничә балык тоткан бергә

 Бу малайлар, әйтеп бир!

 

АЧ САН

Кешеләр төрле булганча,

Саннарның төрлесе бар:

 Берсе юан, берсе ябык,

 Берсе җөп, берсе сыңар.

Ашамыйча йөргәнгәдер,

Эче буш «ноль» санының.

Нинди сан барлыкка килә,

Тамагы туйса аның?

 

САНА БАНАН!

Әни маймыл сатып алган

Базардан унбиш банан.

Шулкадәр күп алмас иде –

Үстерә ич биш бала.

Маймыл балалары тәмләп

 Өчәр банан ашаган.

 Әни маймылның үзенә

Никадәр банан калган?

 

КАВЫН ТАВЫ

Сатып алдык ун кавын,

Өеп куйдык дәү тавын.

Ләкин шул тау озак итеп

 Биләмәде күз явын.

Берсен бирдек әбигә,

Апам алды алтысын.

Әйтеп бир, үзебезгә

 Ничә кавын калды соң?

 

БАРМАК БАРЛАУ

Беренче кулда

Беренче бармак

Беренче була —

Йөрмә дә барлап.

Икенче кулда

Икенче бармак

Ничәнче була? —

Бир әле санап!

 

АВТОМАТЕМАТИКА

Машиналар ашыгалар,

Төрле йөкләр ташыйлар.

Солы, арпа, печән түгел,

Алар бензин ашыйлар.

Карбюратор аша бактан

 Бензинны чөмерәләр,

Мотор эчендә яндырып,

Юллардан йөгерәләр.

Билгеле ки: йөз чакрымга

Бер чиләк бензин җитә.

Казаннан Мәскәүгә барсаң,

Нихәтле бензин китә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев