Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җәй - минем иң якын иптәш

Вәсимә Хәйруллина шигырьләре.

Сап-сары

Зәңгәр гөмбәздә кояш -

Олы сары тәбикмәк.

Ул сары булганга микән,

Җирдә күп сары хикмәт.

Сары тал песиләре,

Сары чәчәк тузганак.

Сары серкәдә саргаеп

Кортлар тора узгалап.

Умарта оялары

Сары төскә буялган.

Сары кәрәзләр өстенә

Сары баллар коелган.

Сап-сары күбәләкләр,

Көнбагышлар сап-сары.

Кабак-кавын, бодайлар

Сары күлмәктән бары.

Йомырка сарысыдай

Сары чебеш-бәбкәләр.

Көзгә яфрак, үләннәр

Саргаешып бетәләр.

Минем сипкелләрем дә

Алтын төскә күмелгән.

Киң итеп бер елмайсам,

Кояш төсле күренәм.

Җәй

Җәй көне һәрнәрсә үсә,

Мин дә кояшта үсәм.

Җиде яшем тулып, быел

Сигезенчегә күчәм.

Ишегалдында җәй көне

Мыжгып тора чебиләр.

Сары, чуар, каралары

Йөгерешеп йөриләр.

Казның бәбкәләре үсә,

Бәрхет күлмәкләр киеп.

Бер оя бала үстерә

Сыерчык безгә килеп.

Шаян колын белән бозау

Ындыр артында чаба.

Җылы яңгыр суларында

Үрдәкләр азык таба.

Кыяр, кабаклар яталар

Түтәлдә тәгәрәшеп.

Пешә төрле җиләк-җимеш,

Җыябыз бергәләшеп.

Колыннар - тай, бәбкәләр - каз.

Җәйдә һәрнәрсә үсә.

Ай-һай да шәп булыр иде

Елга ике җәй килсә.

 

Таң

Иртән нурларның урманны

Коендырган чаклары.

Челтәр яфрак абагадан

Тәгәри таң чыклары.

Гөреҗдә тәлинкәсенә

Коя ул көмеш суын.

Таңнан башлап һәр үсемлек

Авыз итә җир сыен.

Әйбәт иптәш

Җәйдән дә әйбәт иптәш юк -

Бар кызуы, бар суы.

Колач җәеп көтеп тора

Урманы һәм басуы.

Җыясың килсә, рәхәтлән -

Урманда җиләк-җимеш.

Балыклары мыжгып тора,

Җып-җылы безнең инеш.

Салават күперләренә

Утыр да тирбән, атын.

Кырда - көмеш тояктулпар,

Мен дә ук кебек атыл.

Колач җәеп каршы алам

Җәйнең килеп җитүен.

Җәй - минем иң якын иптәш,

Теләмим һич китүен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев