Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Вазифам

26нчы мартта шагыйрь, «Мәйдан» журналының проза бүлеге мөхәррире Айрат Тәлгат улы Суфияновның туган көне. Айрат абыйны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

...Кар астында ялкыныммы сүрелә?
Юк! Офыкка җимчәчәгем үрелә!
Тирә-юнем яшеллеккә күмелә.
Тамырларда сайрап ага изгелек.
Карганың да йөрәгеннән өзелеп
Ташка төшсә, салкын таш та эрерлек,
Сафлык тама җил-иләктән сөзелеп.
Күтәрелә яшь үләннәр терелеп.
Ак каеннар толымнарын таратып,
Карап тора күзләремә яратып.
Тылсымчымын, илһам килгән мизгелдә.
Кырын эштә тапланмаган изге дә.
Йөгереп узган җилдән сорыйм, иртәнге:
«Киләчәккә татар моңын илтәмме?..
Бу дөньяны коткарачак һиммәтнең
Күтәрелеш көткән изге кыйммәтнең
Кыйбласына тугры хезмәт итәмме?»
Аллаһ иңдергән вазифам... салкында
Җырлыйм, язга мәхәббәтем хакында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айратча аерата (аеруча) ???