Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Урталык

Сания ГӘРӘБӘ

УРТАЛЫК

Үкчәләре белән кәс-кәс чүкеп,
Бер кыз үтте тәрәз каршымнан.
Үзен күрмәсәм дә, абайладым -
Ут чыгарды асфальт ташыннан.

Аякларын көч-хәл генә атлап,
Бер өлкәне чыккан иртәләп.
Таягы да үзе кебек салмак -
Бара җирне сыйпап-иркәләп.

Мин дә чыгыйм җәйге туфлиләрдән,
Көзгегә күз салдым тукталып.
Таш та тишмәм, таякка да иртә, 
Җитезлегем - уйчан урталык.
Сания ГӘРӘБӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев