Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ураза тоттым әле

РОБЕРТ СӘЛАХИЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ.

УРАЗА ТОТТЫМ ӘЛЕ
Әби белән җомгада

Кердем мин уразага,

Риза булып һәркөнне

Басарга биш намазга.
Шунсы гына... ашамый

Торалмыйм шул бераз да.
Түзем дә инде үзем -

Кичкә кадәрле түздем,

Түздем, бетсә дә түзем.
Кояш баегач, тәмләп,

Әби белән икәүләп,

Кайнар чәйгә өргәләп,

Авыз ачтык бергәләп.
Аннан йоклап киткәнмен,

Көтеп сәхәр җиткәнен.
Әби дә уятмаган,

Бабай да уятмаган, -

Сәхәрдән дә калганмын,

Намаздан да калганмын.
Саваплы булдым әле,

Дога да оттым әле...

...Бер генә көн булса да,

Ураза тоттым әле!


БИК БАШЛЫ ЕГЕТ БУЛЫР
Әнә якында гына -

Зәңгәр койма янында -

Шундый сусыл җиләкләр,

Их, җыярга чиләкләп!
Алмаз керде бакчага,

Исәп - җиләк ашарга.
Ләкин буе җитмәде -

Үрдәрәк шул җиләге.

Җирдә - бакча чиләге,

Өстә - кура җиләге.
Үрелеп буй җитмәгәч,

Җиләк авыз итмәгәч,

Нишләргә дә белмәде,

Сөйләшмәде, көлмәде.
Уйланып торды Алмаз:

«Бер җае булмый калмас!»
Каплап куйды чиләкне,

Алыр өчен җиләкне.

Менеп басып чиләккә,

Кулын сузды җиләккә.
Авыз итте бит Алмаз

Кура җиләген аз-маз!
Өч кенә яшь булса да,

Башлы икән бит Алмаз!

Үскәч, уйлап табучы -

Зу-у-р кеше булмый калмас!


Җәйгә җитми
Җәйгә җитәме соң инде:

артык кием кирәкми.

Моны ки, дип, тегесен, дип,

беркем акыл өйрәтми.
Җәйгә җитәме соң инде:

рәхәтләнеп уйныйсың,

көне буе уйнасаң да,

барыбер уйнап туймыйсың.
Җәйгә җитәме соң инде:

суга кереп чумасың!

Суны иңләп йөзеп, арып беткәч кенә чыгасың.
Җәйгә җитәме соң инде:

җәйне сөйми кем генә?

Бакча тулы җиләк-җимеш,

алма пешеп өлгерә.
Җәйгә җитәме соң инде:

җәй көне күңеллерәк!

Әни әйтә:
«Уенның да чамасын белү кирәк».
И гел җәй булсын иде ул,

көн дә тиз узмас иде.

Көз булмагач, мәктәпкә дә

барасы булмас иде...



"Мин болай тырыш малай" китабыннан, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2018 ел
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шигырьләр