Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Умырзаялар турында шигырьләр

Язның иң батыр гөле!

Умырзая
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.
Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизрәк,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп.
Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп,
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп.
Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым...
Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып.

Әхмәт Фәйзи 


УМЫРЗАЯ - ГОМЕР ЗАЯ

Язның беренче чәчәге,

Язның иң матур гөле.

Әбием әйтә: ул әле

Язның иң батыр гөле!

Шушы чәчәктән көч ала

Кояшлы җылы язлар.

Якты язмышларын юрый

Бу чәчәк белән кызлар.

Өзәргә генә ярамый!

Гомерең зая узар!..

Галимҗан Гыйльманов

 

Умырзая

Кар астыннан умырзая,
Үзен көткәнне белеп,
Акрын гына борын төртә,
Көн җылынганны сизеп.

Язның тәүге чәчәге ул,
Җирнең тәүге бизәге -
Матурлык көткән күзләргә
Табигатьнең бүләге.

Шуңадырмы, ашыга ул
Якты көнне күрергә,
Матур чәчәкләре белән
Безне сөендерергә.

Марат Илдаров

 

Язның беренче чәчәге
Урманда баш калкыта,
Тирә-якны ямьгә күмеп
Умырзаялар калка.

Карның эреп беткәнен дә
Көтеп тормыйлар алар,
Язын көннәр җылынгач та
Кояшка күз кысалар.

Кыска гомерле булса да,
Кыраулардан курыкмый,
Сокландырып бар кешене,
Чын яз килүен раслый.

Беренче язгы чәчәк ул
Умырзая, саклагыз!
Кызыл китапка кертелгән,
Өзәргә ашыкмагыз.
Фәймә Зайнуллина

 

Яз чәчәге - умырзая
– Туңган җанны эретерлек сүзләр кая?
Әйтче, зинһар, яз чәчәге – умырзая!
Туңган җирне эретерлек
Каян көчләр табасың?
Кар суында коенасың,
Гел елмаеп багасың?
– Җирдән, күктән көчләр табам,
Кар суыннан сафлык алам.
Һәр туган көнгә сөенеп,
Шат елмаеп, җиргә багам.
Әйтмим, гомерем, дип, кыска,
Башка гөлләр аткач, сулам.
Мәңгелеккә югалмыйм мин:
Язлар җиткәч, кабат туам.
– Сиңа карап, хәйран калам,
Синең сүздә хаклык табам:
Җирдән, күктән – бар тарафтан
Яшәү өчен көчләр алам.
Үрнәк миңа умырзая!
Үтмәсен тик гомер зая.

Рәсимә Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X