Реклама
Һәр ата кешенең улына әйтер сүзләредер бу... Җәүдәт Сөләймановтан бәгырьгә тия торган шигырь.
Үкенсәң үкен! Әрнесәң әрне!
Ачынсаң – ачын! Еласаң – ела!
Күз яшьләрең түгелсә дә,
Бәгырьләрең өзелсә дә –
мескен булма!
Җиңелүдән җиңү туа,
бер таралган бер җыела,
таралсаң да, сибелсәң дә,
талансаң да, җиңелсәң дә –
мескен булма!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз