Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ул Тукайны сагына

Мәхмүт Хөсәенов шигыре.

УЛ  ТУКАЙНЫ САГЫНА

Бишегемдә   чакта    мине   әнкәм

Тукай   җыры   белән   тирбәткән.

Тукай   җыры   белән,   кулдан   тотып,

Тәпи   йөрергә   дә   өйрәткән.

Тел   ачылгач,    сорау   биргәнмен   мин:

—  Кем   була   ул   Тукай,   әнием?..

—  Авылдашың,   Апуш   абыең   ул.

—  Казаңда   ул,— дигән   әбием.

Коеп   яуган   җылы   яңгырдан   сон

Авыл   буйлап    сулар    акканнар.

Дус-ишләрем   минем   яланаяк

Су   чәчрәтеп   уйнап   чапканнар.

Ә   шул   чак   мин — авыл   сабые —

Гел   көткәнмен   Апуш    абыйны...

Җәй   башыңда   Кырлай   тупыллары

Мамыкларын   җилгә    койганнар.

Дус-ишләрем   минем    бергәләшеп

Урманнарда   җиләк   җыйганнар.

Ә   шул   чак   мин —авыл   сабые —

Гел   көткәнмен   Апуш   абыйны...

Юк,   кайтмаган,   күренмәгән   якташ,

Сагынуым   баса    алмаган.

Ә   беркөнне   кинәт   шул   абыем

Әлифбадан    миңа   караган...

Еллар   үтте.

Мәктәп    тәмамладым.

Каршы    алды   Казан   үземне.

Мин   студент   хәзер.

Тукай   җыры

Гел   иркәли   минем   күңелне!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев