Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Укытучым килә янәшә

Кыенлыклар килсә, әле дә ул: "Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә. Күңелемдә шулай гомерем буе Укытучым килә янәшә.

Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.

Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...

Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.

Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
"Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев