Тыныш билгеләре
Шигърият

Тыныш билгеләре

***

( , ) Өтер, өтер! Синсез тагын булмый,

Мәгънә бетә җөмләләрдә синсез.

Өзеп-өзеп сайрыйдыр кошлар да,

Өзеп сайрамаган кош күңелсез.

 

( ! ) Өндәү, өндәү! Синсез сүзләр көчсез,

Өндисең син җиңү, батырлыкка.

Сине күрсә күзләр, йөрәк кыса,

Дан җырлаучы тамга син халыкка!

 

( - ) Сызык, сызык! Игезәк сүзләр ясап,

Бермә-бер артадыр куәт синдә.

Башка тамга белән беррәттән син,

Ямь өстисең сүзләр тезмәсенә.

 

( ...) Күп нокталар... Алар күпне сөйли,

Дәвамлыдыр кеше күзаллавы...

Серле тамчы, уйланырлык тамга,

Томаланып китә күз аллары.

 

( ? ) Сорау, сорау! Җавап таләп итә,

Уйга чума күңел сорау күрсә.

-Кайсы тамга җитми, кайсы артык?

- Бар да кирәк сүзләр тезмәсенә.

 

Гади сүздән могҗизалар туа,

Тыныш билгеләре канат куйса!

Гасыр аша узар әйткән сүзең,

Туган телең Тукай теле булса.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев