Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туй котлавы

Ата-ана күңеле - гел балада. Ике якны тигез күрегез. Безгә сездән берни кирәк түгел, Тик бәхетле генә булыгыз!

Улым,
Әле кичә генә сабый идең,
Ак биләүгә сине биләдем.
Тормыш ямем, бәгырь җимешем дип,
Ак бәхетләр сиңа теләдем.

Хәзер инде егет солтаны син!
Бүген менә гаилә корасың.
Бу гаиләгә барлык фәрештәләр,
Тигез, матур тормыш юрасын.

Килен димәм, кызым булып кына,
Өй түремә, берүк, үт, балам!
Аш бул, таш бул, ак намусың белән
Гаиләгездә дөнья көт, балам.

Савыт-саба шалтырамый тормый,
Юкка-барга сүзгә килмәгез.
Бер җылы сүз җитә, бер елмаю.
Араларга салкын өрмәгез.

Хатын хакын яклап, Ир хакларын хаклап,
Сокланырлык тормыш итегез.
Кулга-кул тотынып, бер сумактан
Алтын туегызга җитегез!

Ата-ана күңеле - гел балада.
Ике якны тигез күрегез.
Безгә сездән берни кирәк түгел,
Тик бәхетле генә булыгыз!

Тәмле телегезне, ачык йөзне җәлләмәгез бездән -
Шул җитә.
Батыр уллар һәм дә матур кызлар
Бүләк итегез безгә, берочтан!

Балаларым, котлы булсын сезнең туй көнегез!
Никахыгыз булсын гомерле!
Оныкларыгызга матур ядъкәр итеп,
Сөйләп утырырга язсын бу көнне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй котлаулары, туй, туй котлавы, котлаулар, туйга котлаулар, туйга теләкләр