Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Түгәрәк җир өстендә

Рәшит Бәшәр шигырьләре.

Җир түгәрәк икән лә!

Түгәрәк җир өстендә

Кыя таулар биек лә.

Суда балык исәпсез,

Урман тулы киек лә.

Җир түгәрәк икән лә!

Түгәрәк җир өстендә

Боҗра-боҗра юллар бар.

Ай, кояшка сузылган

Кечкенә, зур куллар бар.

Җир түгәрәк икән лә!

Түгәрәк җир өстендә

Катлам-катлам эзләр бар.

Һәм меңнәрчә телләрдә

Сөйләшенгән сүзләр бар.

Җир түгәрәк икән лә!

Түгәрәк җир өстендә

Синең дә эзең кала.

Татарча яңгырасын

Һәр әйткән сүзең, бала!

Җир түгәрәк икән лә!

Түгәрәк җир өстендә

Сез менәсе тау биек,

Сез узасы юл озын.

Хәерле юл, улларым,

Хәерле сәфәр, кызым!


Киек каз юлы

Мин бик шаян, хыялый.

Хыялымда йолдызга

Кыр казлары оялый.

Чирек ай — көмеш тарак,

Болытка куям кадап.

Казлы йолдызда миндәй

Малай да яши микән?

Яшәсә, нинди телдә

Нәрсә дип дәшим икән?

Ул малай мине күктән

Күптән күреп торадыр.

Йолдыздан ак каурыйлар

Сипкәләп утырадыр.

Каурыйлар бик биектән

Тирбәләп төшәләрдер.

Киек каз юлларына

Каурыйлар түшәләдер.

Ул бик җитез малайдыр,

Йолдыздан айга, аннан

Кирегә сикерәдер.

Аска тузан коядыр,

Йолдыз тузаны минем

Борынга да керәдер,

Мин шуңа төчкерәмдер.

Ак каурыйлар тезелгән

Киек каз юлы күктә.

Йолдыз малай янына

Менәсем килә бик тә.


Иң матур өй

Алма бабай бакчасы

Кыздырып тора күзне.

Урлашмыйбыз... Тәртипкә

Өйрәтте бабай безне.

Иснәп алма исләрен

Узгалыйбыз урамнан.

Рәшәткәгә, капкага

Үрмә гөлләр уралган.

Шап иттереп бакчада

Өзелеп төште алма.

Тәрәзләрдән яктылык

Ташып чыккан урамга.

Өй тирәсе — тоташ нур,

Нурга чумган һәр үлән.

Тоташкан ул зәңгәр нур

Йолдыз яктысы белән.

Алмагачлы бакчада

Өй иясе елмая.

Җил түгел, алманы шул

Өзгәндер әле бая.

Бабай кичке намазын

Бетергәндер дә укып,

Янә уйга чумгандыр

Яшел дисбесен тотып.

Үзе күренми безгә —

Ак пәрдәләр тартылган.

Исә яңгыр җилләре

Ерак таулар артыннан.

Иң нурлы өй авылда

Мулла бабай өедер.

Шыбырдаша яфраклар —

Кичке җилләр көедер.

Иртә белән һәммәбез

Көләч бабай янында

Алма ашап сөенер.


Сигезәү

Без — сигез.

Фатирыбыз

Ике бүлмәле генә.

Бер-береңә ышкылып,

Тып-тын йөрмәле генә.

Мәш киләбез һәммәбез:

Ике сеңлем, мин, әни,

Әти, абый һәм бабай,

Салпы колаклы Сарбай.

Әни дә көн-төн уйлый,

Әти дә көн-төн уйлый:

Иркен фатир алырга

Акча җиткереп булмый.

Көн буе өйдә булсак,

Һава җитми гөлләргә.

Китәбез болыннарга,

Коенабыз күлләрдә.

Тәмам хәл беткән көйгә

Кичен кайтабыз өйгә.

Чәй эчәбез кухняда,

Сарбай шыңшый бүлмәдә.

Сарбайның эше рәхәт:

Ул мультик карыйдыр ла.

Җәен йоклый балконда,

Кышларын — коридорда.

Утлар сүнә. Өлкәннәр

Менеп ята диванга.

Безгә идәндә рәхәт —

Тәгәрибез идәнгә.


Кино һәм туңдырма

Торабыз басып

Ишек төбендә.

Кинога кереп

Булмый бүген дә.

Миндә йөз тәңкә,

Дуста йөз тәңкә.

Җитми бит тагын

Ике йөз тәңкә.

Тәмле туңдырма

Ялыйсы килә.

Кызык кино да

Карыйсы килә.

— Әйдә, мин карап

Чыгыйм яртысын.

Һәм син карарсың

Калган яртысын!

Шулай ди дустым,

Дустым бик тере.

Эчкә бер кергәч

Чыкмый ул кире.

— Кирәкми, — дим мин, —

Кибеткә барыйк,

Ике йөз сумга

Туңдырма алыйк!

Юлыбыз бүген

Тагын уңмады.

Кызык киноны

Карап булмады.

Уңа иде ул

Без түзем булсак.

Иртән туңдырма

Алмаган булсак.


Батыр егет

Бабакай әйтә:

— Сызган җиңеңне.

Без — көчле нәсел,

Көрәш, җин инде!

Чыкты мәйданга

Бер егет — алып.

Күлмәген миңа

Тоттырды салып.

Дык итеп җиргә

Салды көндәшен.

Нуры чәчелде

Хәтта кояшның.

Егетне күккә

Чөйгәндә халык,

Бәйдәге тәкә

Торды таң калып.

Нур сибеп балкый

Мөгездә кояш.

Тәкә күзеннән

Ага җылы яшь.

Һәммәсе көлә

Һәм бәйрәм итә.

Кайсыгыз белә,

Ник елый тәкә?

Тәкәне алып

Күтәреп алып,

Куйды сыртына

Әйбәтләп салып.

Сыендым аңа

Йөгереп килеп.

Минем абый бит

Бу батыр егет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев