Туган ягым – тургайлы як
Мансур Сафин шигырьләре.
ТУГАН ЯГЫМ
Туган ягым – тургайлы як:
Күңелемдә яши җыры!
Миңа дигән
сөенечләрнең
Монда яши иң зуры.
Туган ягым – аккошлы як:
Таңнар яктысы изге!
Тылсымлы
вә могҗизалы
Мондагы һәрбер мизгел.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Чык чыңлый
чалгыларда.
Әткәм-әнкәмле туган як –
Ал терәк кайгыларда!
ТАҢ ЧЫПЧЫГЫ
Янә иртә таңнан торып,
Болынга оча чыпчык:
Анда эзләп таба икән
Ул шифалы, серле чык.
Серле чыкны эчеп туйгач,
Кайта өенә чыпчык:
Шуннан аның сайраулары
Үзенә күрә бер җырчык!
Болынның өр-яңа серен
Беләсең килсә -
чыпчык
Сөйләр аны сиңа, дустым:
Тизрәк тор, каршына чык!
АВЫЛДА
Иреккә чумам авылда!
Таңнар ишек алдыннан
Йөгерәләр урман-кырга:
Анда минем адымнар.
Офык, киң колач җәеп,
Хәерле иртә тели –
Әллә нинди бәхет хисе
Күңелләремне били!
КҮБӘЛӘК
Бакча буйлап,
түбәләп
Очып йөри күбәләк –
И, җиңел дә соң бүген
Айкый дус авыл күген!
Аңа – белә микән ул? –
Бер көнлек кенә бу юл...
ЯҢГЫР
Яңгыравыклы зәңгәр яңгыр!
Яшенле яшел яңгыр!
Алар шундый сөенчелләр –
Гүя балачак чагым.
Малай – шалайлар артыннан
Иярде йөгерек яңгыр:
Әллә безнең урамда ул
Эзлиме җәннәт ягын?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев