Туган тел
Шигърият

Туган тел

Нияз Акмал шигыре

Ул мине мәхрүм итмәгән

Моңнарыннан, җырыннан,

Мин карында чагымда ук

Аккан ул тамырымнан.

 

Иркәли алмас идем мин

Җирнең иң иркә гөлен, -

Белмәсәм Туган телемне,

Булмаса Туган телем.

 

Шатлана белмәс идем мин,

Кайгыра белмәс идем,

Ак белән караны хәтта

Аера белмәс идем.

 

Аера белмәс идем мин

Дөньяның көнен, төнен -

Белмәсәм Туган телемне,

Булмаса Туган телем.

 

 

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев