Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган көнең белән, Сәйдә!

12нче январьда яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗәновага 20 яшь тулды. Шул уңайдан шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Сәйдәгә багышлап бик матур шигырь язган.

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, СӘЙДӘ!

Нәфис кызлар, шау-шуларсыз гына,
Иңнәренә салып милләт йөген,
Телне-динне саклап, әүлиядәй,
Килер буыннарга илтә бүген.

Сәйдә кебек нурлы туташларга,
Фәрештәләр канат җәеп торсын!
Ризалыгын Аллаһ насыйп кылсын,
Бәхетләргә юлы ачык булсын!

Моң багында - тел сагында Сәйдә,
Әйдә, балам, хәер-дога бездән!
Изге юлга чыккан балаларың
Сакла, Раббым, сакла яман күздән!

 

Сания ГӘРӘБӘ.⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев