Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган җир (Эльмира Шәрифуллина шигыре)

***

ТУГАН ҖИР

И туган җир,

Газиз әнкәм җире,

Әткәм иле, бабам туфрагы!

Җилләр булып исеп,

Гөлләр булып үсеп

Кайтачакмын сиңа мин тагы.

И үскән җир,

Газиз әнкәм җире,

Әткәм иле, әбкәм бишеге!

Мөнәҗәтләр моңын,

Коръән-Кәрим нурын

Каршы алыр күңел ишеге.

И торган җир,

Газиз әнкәм җире,

Әткәм иле, дуслар кочагы!

Тик син якын итсәң,

Битләремнән үпсәң

Балкып яначакмын мин тагы...

 

Эльмира Шәрифуллина турында

Эльмира Шәрифуллина шигырьләрен башкалар белән бутый алмыйсың: чәчрәп торган хатын-кыз авазы, балаларны, милли гаиләне, әхлак-матурлыкны яклап чаң сугу, камиллеккә, яшәүгә өндәү, иманга чакыру аларда.

Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев