Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Төнге кояш

Шагыйрә Эльмира Җәлилованың «Төнге кояш» аудиоальбомына кергән шигырләрен тәкъдим итәбез.

беренче шигырь

әйт әле: бу әрнү үтәрме?!
көннәрне-төннәрне ни үле, ни тере үткәрәм.
үртәләм. син диеп тилмергән чагымда һәр урам чатында
текәлеп караган күзләргә үртәләм.

үртәләм. син һаман тыныма кабасың. көнеңнең яңасы
кем белән?! кем өчен?! ни өчен
әйтерсең чукрактан саңгырау, күзсездән сукыр син - белмисең. күрмисең:

син! син! син! бер генә! чытырман күңелгә 
үтәлгән. көтәлгән.
(мең тапкыр төкәнеп сабырың)
...ә бүген суларга һава юк бер җирдә -
мин сине шулкадәр сагындым!..

сагындым! бу сүзнең халәтне аңлатыр көче юк. төсе юк. тик беләм давылның тынмавын.
һәм минле уйларның хәтерең тырнавын. әлегә
төшләрнең төсләрен җуймавы. 
гафу ит! 
җибәрмим җанымнан, җибәрмим -
мин синең җылыңа туймадым!..

икенче шигырь

Мин сөйләшеп йөрим икән синең белән. күңелемнән.

берәм-берәм 

көннәр арты көннәр үтә тора.

хәл белешер кешең бармы?!. бүген

кемнәр сиңа мине оныттыра?!. 

 

ярап тора аклы-каралы төш. имеш.

төсле төшләр күреп күнек тә син!

кырау төшкән күңел киңлегеңне меңенче кат

тыным белән килә эретәсем. 

 

элек тә син шундый идең микән?! 

кар салкыны өтә үзәгемне.

мин шулкадәр көтеп күшеккәнмен

«бик сагындым!» дигән сүзләреңне.

 

синдә түгел бүген үз җанымда

битарафлык сискәндерде кинәт.

өйрәт! кабат кабынырга өйрәт мине! 

үз-үземдә табылырга өйрәт!.. 

 

кирәк миңа, һава кебек кирәк. 

тетрәү, дертләү, дөрләү - элеккечә.

йөрәк тутыгырга мөмкин юкса. 

сулыш алган чакта көчкә-көчкә

өстә миңа тик бер тамчы җылы. 

(дөньям җуйган бөтен атомнарын ...) 

син күрәсең инде  миндә күптән 

җан тетрәтеп вулкан атылмавын.

 

ят булмавым таны. үткәннәрең 

яшәгәнгә көлүемә төреп,

йә, бер сөйләш әле минем белән - 

онытылып. нәкъ элекке кебек... 

 

болай гына. бер хәлемне белеп. 

барлыгыңны хет исемә төшер!

дип сөйләшеп йөрим икән синең белән

күңелемнән. генә.  Кичер...

өченче шигырь

ак буранда адашасым килә.
төксезлектән, төссезлектән йөдәп,
кышлар кичтем. озын төннәр буе
тик бер төшкә керүеңне теләп.

хәтта төш тә кабатланмый. мин аңладым.
һәм... бу халәт бер үтәргә тиеш.
яшәү яшәү микән сиңа җирдә
минем җаннан киталмаган килеш?!.

үтәлмәгән килеш киләчәккә,
кичә белән иртәгәне бутап?!.
күрәсеңме, кыш та башка хәзер. 
буранламый. елый гына сыктап...

ваз кичәргә булдым бу хисләрдән.
көчсезлектән түгел. көчсез димә!
... минем бары яннан киткәннәрне
җанымнан да җибәрәсем килә...

 

дүртенче шигырь

Монда бар да үзгә. Күкләр сыек зәңгәр.
Дөнья тоташ кояш һәм... яланбаш.
... Анда. Ургып чапкан поезд тәрәзендә
Уелып калды болыт. Кургаш-кургаш.

Сагыш тоташ. Беләсеңме, синең сагыну миңа
Үлчәп теккән кебек! Шундый таман.
Һәм тәмәке төтенедәй төн уала анда. Ə мин монда
Син озаткан көнне каршы алам.

Үзем һаман ят шәһәргә якыная барам.
(Моңа кадәр ятсынылган. Хәзер тансык сыман!) хак әлбәттә - 
Бу бәхетне бәяләргә кирәк. монда син бит әнә
Үз-үземнән яшьрәк, дисең, мине. Ун сәгатькә. 

Ə, гадәттә... Яшь гел онытыла. Җә, тын торма!
Əйт, ни халәт соң бу?! Һәм кай үлчәм?!
...Синсез синең белән гәпләшүем. Ə анда төн. Чү!
Йоклыйсыңдыр. Үзем белән үзем пышылдауга күчәм. 
Канада.

?бишенче шигырь ?


бит юкса барысын да үзгәртү
шулкадәр ихтимал минутта
дәшәм дип ымсынам. һәм тынам.
тынлыктан мәгънәле сүз юкка. ⠀


юк-юкта син мине искә ал.
сагынып телгә ал юк-юкта.
бер өтер табалмыйм бербөтен.
арада тынлык һәм... күп нокта... ⠀

онытма! онытма! онытма! мин синең
җандагы иң тирән җөйләрдә.
кирәкми, бу соры дөньядай 
кояшсыз яшәргә өйрәнмә!.. ⠀

иярдә чатнама кыш әле. кырлачның
кояшы күз кыса гыйнварга.
бит юкса барысын да үзгәртү
ихтимал дөньяда 
әлегә. син барга. мин барга. ⠀ ⠀ ⠀ ⠀
⠀ ⠀
Эльмира Җәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев