Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тәмле сүзләр

Факил Сафинның балалар өчен шигырьләре.

Тәмле сүзләр

– Хәерле иртә! – дидем мин,
Торгач та бүген.
Ягымлы сүзләр әйтүгә,
Яктыра күңел.

Кояш чыккан, яшь үләннәр
Карыйлар көлеп.
–Хәерле көн! – Бөтен кеше
Йөрсен сөенеп.

Кояш офык артына ук
Төшеп тә бара.
– Хәерле кич! – Урман бүген
– Ал шәфәкъ сара.

– Тыныч йокы, тәмле төш! – дим,
Төн җиткән чакта.
Әнием иркәли мине,
Алып кочакка.

“Тәмле сүзле, якты йөзле
Булып үс, балам!”
Әниемнең бу сүзләрен
Күңелгә салам!



Әтием гармун уйный

Әтием гармунда уйный,
Кушылып җырлыйм әле.
Сез тыңлагач бик күңелле –
Иренеп тормыйм әле.

Гармун тавышын ишетсәң,
Түзеп буламыни ул?
Җырлый-җырлый биемәгәч,
Кызык буламыни ул!

Гармуныңның эчләрендә
Кошлар оя коргандыр.
Шул кадәрле матур итеп
Алар сайрый торгандыр.

Гармун була төрле-төрле –
Әтием уйный баян.
Моңлы, дәртле көйләрне ул –
Отып бетергән каян?!

Гармун сәдәбен санадым –
Карасы бар, агы бар.
Бездә җырлар гармун тулы,
Кирәк булса, тагын бар.

Гармун тавышын ишетсәң,
Түзеп буламыни ул!
Җырлый-җырлый биемәгәч,
Кызык буламыни ул!


 

Туган телдә җырыбыз

Кояш кебек кадерле,
Туган җир – ул бер генә.
Туган илдә безнең җырлар
Яңгырасын гел генә!

Туган телдә җырыбыз,
Матур да соң көебез!
Әйдә, дуслар, бергәләшеп,
Җырлый-җырлый биибез!

Кояшка гөл үрелә,
Дөнья нурга күмелә.
Туган илем, Туган телем
Якын, газиз күңелгә.

Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гел.
Туган илем, Туган җирем
Тыныч-имин булсын гел.

Туган телдә җырыбыз,
Матур да соң көебез!
Әйдә, дуслар, бергәләшеп,
Җырлый-җырлый биибез!


 

Һәммәсе эштә
Керпесе гөмбә киптерә,
Бал кортлары бал җыя.
Тиен чикләвек сайлый,
Тулгандыр инде оя.
Җәй үтәр бит берзаман,
Кирәктер азык кышка.
Көне буе, карасаң,
Һәммәсе кызу эштә.
Киләчәкне уйлыйлар,
Яшәү кануны кырыс:
Ялкаулык һәм иренү
Бик тә, бик тә куркыныч.


ФАКИЛ САФИННЫҢ “КИБЕТКӘ БАРУЧЫ АЮ” КИТАБЫННАН.
КАЗАН: “СҮЗ” НӘШРИЯТЫ, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев