Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тиктормас

Рәхимә Арсланова шигырьләре.

Тиктормас

Тиктормас, диеп, кайчак

Шелтәли мине әни.

Ник шундый булганымны

Аңлыйсы гына килми...

 

Нишләргә соң? Эчемдә

Гүя кемдер утыра,

Шул кемдер мине борчып,

Котыртып кына тора.

 

"Тик утырма, уйна, сикер,

Агач башына мен, - ди.

Урамдагы күлдәвектә

Йөгереп чабып кер!"- ди.

 

Мин үзем дә кайчагында

Шаярып, уйнап туям.

Бабай яныма килә дә,

Башымнан сыйпап куя.

 

"Синең кебек чакта мин дә

Шундый тиктормас идем,

Бер урында тыныч кына

Гел тик утырмас идем..."

 

Менә шулай, гаепләргә

Ашыкмагыз, алай да...

Мин бит шук булганмын икән

Охшаганга бабайга.


 

"Чир"

Чир йоктыргандай йөриләр

Мәктәптәге балалар,

Укытучылар шул турыда

Борчылып чаң кагалар.

 

"Шау-гөр килми тәнәфесләр,

Бер кеше дә йөгерми,

Балалар да тәртип бозып,

Чабышып-уйнап йөрми..."

 

Ник дисезме?Кулларында

Замана уенчыгы,

Шау-гөр килгән уеннарның

Бетте хәзер кызыгы.

 

Бөтен кызык шул тартмада,

Бөтен кызык айфонда.

Тәнәфестә иң кызыгы -

"Утыру телефонда".

 

Телефонсыз вакытларга

Булмый шул кайтып кире

Нишлисең?Кешенең түгел

Бу замананабыз чире.

 

Бу чирдән дәва булырмы?

Табылырмы даруы?

Тик ярамас бу хәлләргә

Гел битараф калуы...


Әнием эштә чакта

Камыр куярга булдым.

Сөткә тоз, маен, песогын

Чамалап кына салдым.

 

Ә онны җәлләп тормадым,

Мулдан сиптем өстенә,

Тик камырны басар өчен

Җитмәде көчем генә...

 

Чама кирәк булгандыр шул,

Кирәк булган осталык.

Мин камырга карап торам

Үз эшемнән оялып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев