Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Түгелергә торган күңел гүя...

Гөлнара Җәлилова 1983 елның 29 июлендә Актаныш районы Яңа Әлем авылында туа. Мәктәп елларыннан шигырьләре республика матбугатында даими басылып килә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Ике китап авторы.

Түгелергә торган күңел гүя:
Тоташ болыт, тоташ сорылык.
Кемдер күктән ялтыр бәхет көтә,
Кемдер көтә күркәм сабырлык.


Миңа кояш җитми! Синле кояш!
Яңгырлары белән балкырлык.
Төндә йолдыз булып учак ягар,
Таңда бәхет булып калкырлык.


...Балачакка дәшкән әкиятме:
Болытларга аклык ягылган.
Мичтән чыккан ак күмәчнең тәмен
Кемнәр анда үлеп сагынган?..


Яңгыр коя. Кояшы соң кая?
Болыттан да биек үрелеп: 
Кояш җитми, диеп, күккә багам,
Син җитмисең, дисең, түгелеп...

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев