Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Телефон (Корней Чуковский)

Корней Чуковскийның танылган «Телефон» шигырен Мансур Сафин татарчага тәрҗемә иткән.

1.

Кинәт телефон шалтырады:

– Кем әле бу?

– Фил!

– Сез кайдан соң?

– Дөядән мин.

– Нәрсә булды?

Ни кирәк?

– Җибәрегез  шоколад.

– Кемгә, күпме?

– Улым ярата бигрәк.

Биш-алты потлап кына,

Ул  әле  сабый гына!

2.

Янә телефон шалтырады -

Бу юлы  тимсах (крокодил) икән:

Елый-елый  ялвырады -

Галошлар  кирәк  икән:

– Дускаем, җибәрче, зинһар,

Безгә  галошлар өч  пар!

Хатыным  белән  Тотоша,

Синең посылкаңны көтеп,

Төннәр  буе  саташа.

– Тукта  әле, атнакич

Ике  пар җибәрдем ич!

– Ул  чакта  алганнардан

Калмады  шул  берсе дә -

Шундук  ашап та бетердек,

Кухняда  юк  исе дә...

3.

Куян  шалтыратты янә:

– Перчатка җибәр сәнә!

Аннан соң маймыл ялынды:

– Миңа китап сал инде!

4.

Кинәт аю  шалтыратты -

Трубка  үкрәүдә  батты.

– Тукта  әле,  абзыкай,

Дулкынланма һич юкка.

Тик ул һаман: “Му” да “му” -

Русча әйттем:

 “Не пойму!.. 

Трубканы, зинһар, элегез -

Ачылсын азрак телегез!”

5.

Янә шалтыратты челән:

– Килегез  дару белән,

Бик  күп  бака  ашалды -

Эчем  авырта башлады.

6.

Янә  шалтыратты дуңгыз:

– Миңа былбыл  юллагыз -

Без аның  белән  бергә

Куербыз  концерт сезгә!

– Юк, юк! Былбылкай бүген

Сездә җырлалык түгел...

Кунакка, дуңгыз җаный,

Чакырыгыз карганы!

7.

Һәм  янә  үкерде  аю:

– Моржны коткарыгыз, ул

Сак  булуны оныткан  -

Диңгез керпесен  йоткан!

8.

Көн  шулай  җайсыз  уза:

“Дзинь - дзинь!”ләп,

трубка кыза.

Кайчак шалтырата поши,

Ә  кайчак - тәвә  кошы.

Берзаман  ике  газәл

Шалтыратты:

“Бик тә җәл,

Чын булса, шомлы хәбәр -

Таганнар  янса  әгәр...”

Газәлләр,

борчылмагыз,

Алар янмый, төзекләр!

Сөенеп әйтәм сезгә:

– Рәхим итегез, безгә!

Газәлләр тик кабатлый,

Гүя  бер дога  ятлый:

– Янды мени

                  качельләр? -

Нинди ахмак газәлләр...

9.

Ә кичә, төчкерә-төчкерә,

Шалтыратты  көнгерә:

– Бу фатирда кем яши?

Мойдодырга  бар эшем.

Ачуымнан  кычкырам:

– Мин  генә  монда  торам!

– Ә  Мойдодыр кайда соң?

– Мин белмим инде ансын...

Ноль  тугызга  шалтырат,

Аның  номерын  сорап.

10.

Өч төн йокысыз үтте -

Ардым, түземем бетте...

Йокларга гына яттым -

Янә шалтырау уятты:

– Алло, кем сез?

– Борынмөгез.

– Нәрсәдер яна мәллә?

– Әй, бәла!

Бәла! Бәла!

Коткарыгызчы  үзен -

Бегемот - Су  үгезен!

– Нәрсә булды ул затка?

– Кереп  батты

саз-лык-ка.

– Су үгезе - сазлыкка?

– Әйе! Хәзер бер якка

Дагын кымшана алмый,

Хәле дә инде калмый.

Су  үгезкәе  бата -

Үлемен  көтеп ята!!!

– Ярый! Хәзер йөгерәм,

Вакытны  итми  әрәм!

11.

Белдем, куеп бар көчем:

Күп  кирәк икән түзем

Тәмам  коткару   өчен

Сазлыктан  Су  үгезен!..

 

Мансур  САФИН  тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X