Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Түбәтәйле кыярлар

«Бакчабызда бернәрсә дә калмас бит, кырау тисә».

Тыз-быз йөгерә башлыйбыз,
Радио: «Кырау!» дисә, -
Бакчабызда бернәрсә дә
Калмас бит, кырау тисә.

Иске газетларны алып
Без ясыйбыз калпаклар.
Шул калпаклар белән әни
Помидорларны каплар.

Ә газетлар беткәннән соң
Таптык без бүтән җаен -
Алдык әткәй эшләпәсен,
Бабайның түбәтәен...

Чормада ята иделәр,
Иске иде алары.
Искеләре янына тагын
Өстәлде яңалары...

Эштән кайткач, чыкса әткәй,
Йөзләрендә аптырау -
Түтәлләрдә... эшләпәләр,
Өсләрендә ак кырау.

- Күрче безнең кыярларны,
Түбәтәйле икәннәр.
Помидорлар - эшләпәле,
Димәк, бар да исәннәр!

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шәүкәт галиев түбәтәйле кыярлар шәүкәт галиев шигыре

2
X