Реклама
Җәйнең әле ашъяулыгын җәйгән мәле – чамбыр исен изеп мин дә килдем әле...
Тау битендә чамбыр җыям.
Күктә – тургай...
Бал кортына, ахры, көндәш
булдым бугай:
Шәмәхәкүз-болынкаен
мең урады...
Әллә нәни йөрәккәе
Шом юрады?..
Курыкмачы, сакчы егет,
Минме көндәш??
Тау битендә һәр тере җан –
миңа сердәш.
Уйнаклыйлар карлыгачлар...
Очты торна...
Инеш буе бака тавышын
тыңлап тынган...
Җәйнең әле ашъяулыгын
җәйгән мәле –
чамбыр исен сизеп
мин дә килдем әле...
Бу көнне мин
кышын искә төшерермен:
тәмле итеп
шифалы чәй пешерермен...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз