Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Татар кызы (Шәйхи Маннур шигыре)

***

Очраттым мин кайнар сугыш барган

Мәйданында ерак якларның

Кайгыртучан, йомшак карый торган

Кара күзле кызын татарның.

Сызгырганда уклар, җанны кыеп,

Окопларга табан атлый ул.

Үз гәүдәсен ут астына куеп,

Сугышчының гомерен саклый ул.

Һәрбер тамчы каның кыйммәт аңа —

Ашыгып бәйли яраң өстеннән.

Яшь җилкәсен терәк итеп сиңа,

Алып чыга сугыш эченнән.

Нинди генә авыр хәлләрдә дә

Тели сиңа сөеп карарга.

Аерылганда,

Актык хәл белән дә:

«Рәхмәт, сеңлем!» — диләр аңарга.

***

 

ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ СНАРЯДЛАР

Снарядлар төяп, бер машина

Яңгыр үткән юлдан килгәндә,

Кереп батты үзән уртасына,

Җәһәт кенә чыгыйм дигәндә.

Ничек кенә шофёр тирләсә дә,

Йөк кузгалмый, ята үзәндә,

Тирә-юньгә карап тилмерсә дә,

Һич нәрсә юк юлга түшәргә.

Тик бер оя шомырт, матурланып,

Ап-ак чәчәк белән киенгән.

Исертерлек хуш исләре аның

Бөтен үзән буйлап сибелгән.

Шул шомыртка таба китте егет,

Кузгалды аның нечкә хисләре.

Һәм, гомерендә әүвәл күргән кебек,

Чәчәкләрне йотылып иснәде.

Исерде ул язның саф исеннән,

Гашыйк егет кебек сөйләнде...

Аерылалмый шомырт тирәсеннән,

Әллә ничә тапкыр әйләнде.

Әйләнде дә...

балта белән кырып,

Илтеп салды шиннар астына...

Һәм газ бирде, ике күзен йомып,

Карамаска теләп алдына.

Чәчәкләрне шытырдатып изеп

Чыгып китте авыр машина...

Снарядлар өлгерделәр килеп

Һәм яудылар дошман башына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев