Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Үсәрме тәпиләрем?

Заһирә Гомәрова шигырьләре.

ҮСӘРМЕ ТӘПИЛӘРЕМ?

 

– Туңмасын тәпиең,

Киен, – ди әтием.

Киенә һәр көнне

Үзләре әтиләр.

Әтидә аяклар,

Ник миндә тәпиләр?

 

– Үсәрсең киенсәң

Син дә, – ди әтием, –

Шул чакта аякка

Әйләнер тәпиең.

 

 

ҖӘЙНЕҢ ЭССЕ КӨНЕНДӘ

 

Чабып керде дә Нурмый:

– Эссе, – ди, – чыдап булмый. –

Әй, – ди. – монда китерергә

Кышның бер көнен генә.

Кышка бирик бүгенгесен,

Кыш бер эссе көн күрсен!

 

 

ЯШӘРТЕРМЕН ҮЗЕҢНЕ

 

Көн дә мәктәпкә барсам,

Көн дә күп белем алсам,

Булырмын мин зур врач,

Ник булмаска – укыгач!

 

Әби, әби, врач булгач

Яшәртермен үзеңне.

Рәхәт итеп озак-озак

Яшәтермен үзеңне.

 

 

ДӘҮ БУЛДЫМ

 

Үстем инде, дәү булдым,

Чәчне дә үзем тарыйм.

Сеңелкәшне юатам,

Каз бәбкәләрен карыйм.

 

Инде хәрефләр таныйм,

Нишләп мәктәпкә бармыйм?

 

Мәктәпкә кереп була, ди,

Җиде яшь тулгач кына.

Тулмаса да керә алам,

Миңа ишек ач кына!

 

БОРЫН

 

Отрядка башлык итеп

Сайланган көннән бирле

Нурның борыны чөгендергә

Тиң булып үсә инде.

 

Нишләрсең, әй, шушы борын

Үсүдән туктамаса,

Ул безнең класс эченә

Сыймый башлар лабаса.

 

АЮ АГАЙ – ТӘМЛЕ ТАМАК

 

Аю агай – тәмле тамак,

Кайдан сиздең бал исен,

Кәүсә буйлап агамы бал,

Агач төбен ялыйсың.

 

...Ялап кына туямыни,

Үрмәләде югары.

Аю агай бал сыпырта,

Сизми кортлар дулавын.

 

Бал гаскәре һөҗүм итә,

Төзи угын-кылычын.

Әй телгәлиләр аюның

Борын очын, тел очын.

 

Аю агай, тәмле тамак,

Бик яратса да балны,

Ничек мәтәлеп төшкәнен

Үзе дә сизми калды.

 

Бал аккан агач төбенә,

Шуны ташлап буламы?

Балчыгы белән умыра

Аю агай бу балны.

 

Аю агай, бер сүз дә юк,

Аша, әйдә, ошаса!

Инде күптән әйткәннәр бит,

Бал ул балчык ашата.

 

ӘЧЕСЕН ДӘ, ТӨЧЕСЕН ДӘ...

 

Бу дөньяда бик күп нәрсә

Баллы мәллә?

Баллы баба, баллы кузак,

Баллы гөмбә...

 

Баллы үлән, баллы чәчәк,

Баллы тимер...

Әни пешерә балы прәннек,

Баллы камыр...

 

Бу дөньяда бик күп нәрсә

Әче сыман.

Әче какы, әче торма,

Әче суган...

 

Һәркем әче кузгалакның

Тәмен тойган.

Өйдә әни әче миләш

Кагы койган.

 

Бер урманда бергә үсә

Балан, җиләк...

Әчесен дә, төчесен дә

Белү кирәк.

 

БЕЗ АҢА ИСЕМ БИРДЕК

 

Тәнәфестә колак чыңлый,

Фәнисне тыңлый-тыңлый.

 

Теле телгә һич йокмый,

– Мин күрмәгән җир юк! – ди.

 

Җәй буе илләр гизгән,

Ничә диңгездә йөзгән.

 

Сөйләшкән дельфин белән.

Дуслашкан бер фил белән...

 

– Ялган чемпионы син, – дип

Без аңа исем бирдек.

 

Көлгәнгә дә карамый,

Ялганлый да ялганлый.

 

Тик дәрестә эш кыен,

Телен йота «чемпион».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев