Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Солдатлар

Балалар өчен Клара Булатова һәм Нур Гайсин шигыре.

Солдатлар

 

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган...

 

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына,

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына.

 

Клара Булатова


 

Минем кораб

 

Капитан минем абый —

Йөзә ерак диңгездә.

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

 

Әнигә хатлар яза,

Яшим, ди, ул исән-таза,

Өзелеп көтәм үзен,

Кунакка кайта көзен.

 

Алып кайтыр ул миңа

Бүләккә нәни кораб.

Мин корабны йөздерермен

Абыем кебек карап.

 

Нур Гайсин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев