Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шофер буласым килә

«Үскәч, кем буласың?» — дип сорыйлар да сорыйлар...

«Үскәч, кем буласың?» — дип
Сорыйлар да сорыйлар.
Әллә нинди һөнәрләр
Саныйлар да юрыйлар.
Теләгем шундый минем:
Шофёр буласым килә.
Капка төбенә кайтып,
«Җырлап» торасым килә:

Пип, пип, пип,
Мин бу, мин!
Кем бар анда, кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз.
Юл өстендә тормагыз,
Юлдан читкә качыгыз!

Юллар үтәсем килә,
Ерак китәсем килә,
Сөт, суганын калага
Төяп илтәсем килә.
Авыл күчтәнәче бу
Әби, бабай, малайга.
Юлда тыз-быз йөрсәләр,
Кычкыртамын алай да:

Пип, пип, пип,
Кит син, кит...
Кычкыртам ипләп кенә,
Атлагыз читләп кенә,
Олы юлга кермәгез,
Карамыйча йөрмәгез!

Эльмира Шәрифуллина.


Мәкальләр 

  • Ашыккан арба акрын тәгәри.
  • Юлдашың белемле кеше булса, юл кыска булыр.
  • Яман арба юл бозар.
  • Туры юлдан олы юл яхшы.
  • Какшаган көпчәккә ышанып юлга чыкма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев