Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Син бар

***

Ташлар арасыннан шытып үстеңме син;
Дулкыннарны ера-ера өскә чыктың?
Ядрәләргә каршы булдың тимер калкан,
Һәм кемгәдер бер чеметем өмет сыман.

Син кайлардан көч табасың - арык җилкәң? -
Ә син бит ул көчнең үзе, сынмас рух син.
Вакыт белән чәрдәкләнмәс мәрмәр бәлки,
Мәңге юкка чыкмас таш балбал кебексең.

Син бар! Син - Көч. Син - Рух.
Синең бабаларың - изге җаннар һәм Нух.
Синең сүзең бар вакытта,
Күз карашың ут якканда,
Барлыгыңны син онытма!
Җаның-каның бер тартканда,
Язгы сулар ярга сыймый
Ургып-ургып шыр акканда,
Бу җиргә кайт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев