Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шаян

Шаян шигырьләр.

Шаян

Әнисе эш кушкач,                     

Хәйләкәр Ясинә:                         

— Өйдә юк куллар,— дип,        

Артына яшерә.                 

— Кызганыч,— ди ана, 

Вакытым тар иде...      

Кемгә соң бирермен,

Конфет та бар иде?

Авызын ача да

Ясинә тиз генә: —

Тешләрем өйдә ич,

Каптыр,— ди,— үземә.

Шәүкәт Галиев

Әллә кайсын тыңлыйсы

Әби баса камырын,

Бабай итен тапаша.

Марс инде шул тирәдә,

Булышам дип маташа.

Бабай әйтә: «Һай, рәхмәт,

Яса, улым, яса,—ди,—

Пилмәнебез тәмле булыр,

Үзең ясап аша»,— ди.

Әби җәя камырын,

Бабай итен салыша.

Марс та бик ясар иде —

Камыр кулга ябыша.

Әби әйтә: «Улкаем!

Син бәләкәй шул әле,

Пилмәнемне бозасың бит,

Карап кына тор әле».

Әллә эшләп ашыйсы,

Әллә карап торасы,

Берсе куша,

Берсе тыя,

Әллә кайсын тыңлыйсы.

Клара Булатова

 

Шүрәле

(Уен)

Ачуланган, турсайган,

Шүрәлене күр әле!

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит,

Теге хәлне сөйләле.

Әкияттән чыктыңмы,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле,

Кытыклап кара безне.

Бигрәк озын кулларың,

Күзләрең йөреп тора.

Килеш-килбәтеңне күргәч,

Көләсе килеп тора.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит,

Бергәләп көлик әле.

Зиннур Хөснияр

 

Кем ялгышкан?

Әй, сайрады бер саескан

Күрше бакчада чыр-чыр.

Әни әйтте: «Күршеләргә

Кунак килер, күр дә тор».

Кунаклар безгә килде шул,

Уйлап йөримен эчтән:

Саескан ялгышты микән,

Әллә кунаклар микән?

Фәнис Яруллин

 

Ай, кызым

—  Мин дә керләр удым, әни,     

— Идәнне җыйдым, әни,

Сабынлап юдым, әни!                 

Сабынлап юдым, әни!

— Ай, кызым, үскәнсең,            

— Ай, кызым, үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсең!             

Бигрәк матур иткәнсең!

—  Бәрәңге юндым, әни,

Сабынлап юдым, әни!

—  Ай, кызым, үскәнсең...

Нишләдең?!

Шәүкәт Галиев

 

Тапкан тәмле нәрсәне

Аптырыймын мин бәбигә,

Елап тора юкка да.

Кызыкмый ул аллы-гөлле

Сикереп торган тупка да.

Конфет тоттырсаң капмый да,

Ыргыта гел идәнгә.

Бер елмаеп та карамый,

Син бит тәти, дигәнгә.

Конфеттан да тәмле итеп

Бармагын имә генә.

Бар әйберен алсаң ал, тик

Бармакка тимә генә.

Шоколад биреп карадым,

Шуны да бит алмады.

Аннан да тәмле микәнни

Үзенең баш бармагы?

Фәнис Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев