Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сәер яңгыр

***

Өстән яңгыр

Сибәли,

Өскә яңгыр

Тигәли.

Ныклап кына

Таммый да,

Яумый да,

Туктамый да.

Әллә нинди лә

Һава:

Йә яумый да,

Йә ява.

Бәлки, яумас...

Бәлки, явар...

Ярар инде,

Үзе карар!

Әллә нинди

Бүген һава:

Үзе яумый,

Үзе ява...

КОЯШ БЕЛӘН УЗЫШУ

Кояш белән узышабыз.

Мин чабам,

Ул да чаба.

Ул узалмый,

Мин узалмыйм –

Икебез дә бер чама!

Яндык-пештек,

Арып беттек –

Мин калмыйм,

Ул да калмый,

Узып та

Китә алмый...

Тик кояш

Кызык итте –

Болытка

Кереп китте.

Ә үзе болыт артыннан

Көлгән була, җитмәсә.

Уза идем мин кояшны,

Әгәр кереп китмәсә!

ИРТӘН ИРТҮК

Уятыйм әле кояшны –

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле бакчаны –

Көннәрем татлы булсын!

Уятыйм әле кошларны –

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны –

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын –

Көннәрем гөрләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев