Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сөенеч

Әйбәт дуслары булгач, урман да сөенгәндер...

Урманда йөргәнсездер

Һәм поши күргәнсездер,

Янына килгәнсездер,

«Исәнмедигәнсездер.

Чебен гөмбәсе өзеп,

Пошига биргәнсездер.

Көн буе гөмбә эзләп

Йөреп, бик арый бит ул,

Чебен гөмбәсе аңа

Бик әйбәт дару бит ул.

Поши башын игәндер,

«Рәхмәт сезгәдигәндер.

Урманда йөргәнсездер,

Тиен дә күргәнсездер,

Чикләвек өзгәнсездер,

Тиенгә биргәнсездер.

Тиен башын игәндер,

«Рәхмәт сезгәдигәндер.

Урман да сөенгәндер,

Әйбәт дуслары булгач...

Яшел чәченә аның

Эленеп тора кояш.

Рәшит Бәшәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X