Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Саклый белергә кирәк

Рәшит абый Бәшәрнең мәңгелек, тынычлык һәм туган җир турындагы шигырьләре.

МӘҢГЕЛЕК

Беркөнне бу ап-ак шомыртлар

Әйләнер һәммәсе болытка,

Йөзәрләр еракка-еракка...

Кар булып яварлар котыпка.

Беркөнне бу таулар һәммәсе

Сибелер ком булып чүлләрдә...

Һәм тирбәлеп торыр яшел мүк

Бүген балык йөзгән күлләрдә.

...Үсеп чыгар тагын яшь таулар,

Тирән күлдә җәен шупырдар,

Шомырт булып үсәр болытлар,

Бертуктамый яңгыр шыбырдар.

 

САКЛЫЙ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

Яңгыр исе, бал исе –

Аны миңа җил бирде.

Ипи, бәрәңге, алма —

Аны миңа җир бирде.

Кояш, ай, зәңгәр йолдыз —

Аны миңа күк бирде.

Авыл, болын, шәһәрләр —

Илем миңа күп бирде.

Ә кемнәрдер һавага

Ракеталар куймакчы,

Кояшны сүндермәкче,

Йолдызларны коймакчы.

Ак өзәңгеле атны

Чабудан туктатмакчы,

Кешене, гөлне, кошны

Мәңгегә йоклатмакчы...

Йокыдан торган гөлне

Һәркем күрергә тиеш.

Һәм илен янулардан

Саклый белергә тиеш!

 

КАРЛЫГАЧ ҺӘМ ЗӘҢГӘР АЙ

Карлыгачның оясын

Төшереп ватты җилләр.

Очыртты тубыбызны.

Туп безне күреп торыр:

Зәп-зәңгәр туп ай булып

Күктә эленеп торыр.

Ракеталар бәрелеп

Тупны шартлатып куйса,

Күк үзенең бизәген

Зәп-зәңгәр аен җуйса?

Әгәр җирем шартласа...

Уйларга да куркыныч...

Очып йөри пәрәвез,

Яшисе дә тып-тыныч.

Карлыгачым, әниең

Шәп оя үрә сиңа.

Мин дә ышанам иртәгә

Кояшны күрәсемә.

 

ТУГАН ҖИР

Яшел нарат чайкалган

Ак томанлы үрләрем,

Мәмрәп пешкән җиләкле

Кара урман түрләрем —

Туган-үскән җирләрем.

Кашларыннан чык коеп,

Җай тирбәлгән гөлләрем,

«Туган тел»не көйләгән

Ак биләүле өйләрем —

Туган-үскән илләрем.

 

ЯШИСЕ КИЛӘ

Су буенда чапкан колынның

Зур ат булып кешнисе килә.

Кабара болыт. Болытның да

Яшен булып яшьнисе килә.

Безнең дә һич үләсе килми,

Бик оза-ак яшисе килә.

Гөлдер-гөлдер кошлар сөйләшә...

Ә ракета яши янәшә.

Ракета очып төшсә,

Җирнең йөрәген тишсә?

Гөлчәчәксез калыр болыннар,

Утта янып бетәр колыннар.

Булмас Иван, Джон, Һашимнар...

Тик үле җир очар галәмдә,

Күк күкрәр... Яшьнәр яшеннәр.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев