Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сагындым сине, әнием!

Һәрберебезнең күңелендә туган һәм туарга мөмкин хисләр бу шигырьдә.

Туган якта чакта гамь юк иде,

Күңел - дала иде... Ә бүген

Кош теледәй берәр хәбәр көтәм -

Мин сагындым сине, әнием!

 

Әллә нигә нечкә икән күңел,

Тыштан гына кырыс ул минем.

Бала булып бер назланыр идем,

Мин сагындым сине, әнием!

 

Нигә болай икән?

Сезне сагынып

Үтеп китә һәр төн, һәр көнем

Йөз чакрымнар аша дәшәм сиңа:

Мин сагындым сине, әнием!

 

Егетләргә болай килешми дә,

Бала гына бугай әле мин,

Сабыйларча самимилек белән

Мин сагындым сине, әнием!

 

Чит җирләргә китү берни түгел,

Сагынулар гына әй кыен!

Сиңа сәлам юллап калам, әни,

Мин сагындым сине, әнием!

Рифат Сәлах.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рифат сәлах рифат сәлах шигыре әнием әни турында шигырь