Һәрнәрсәнең чиге бар....
14нче апрельдә татар шагыйре, журналист Рәшит Әхмәтҗановның (1941-1995) туган көне.
Һәрнәрсәнең чиге бар -
Тау башында эри кар.
Ашкынулы адымнар...
Чигенмиләр агымнар.
Башланмаган еллар бар.
Бәхет-шатлык көтәргә.
Узып барган гомерне
Кирәк дәвам итәргә.
Һәрнәрсәнең чиге бар -
Уза яшьлек, сула гөл.
Картаймаган күңелнең
Син гомере була бел.
Һәрнәрсәнең чиге бар.
Уйлыйсызмы, чибәрләр? -
Гашыйк коллар, иреккә
Җибәрегез, диярләр.
Тау башында эри кар,
Бергә агыйк, агымнар!
Кайда ага соң хәзер
Былтыр яуган ап-ак кар?..
Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын,
Кечкенә чакта җырлаган кебек.
Һавада — кояш, җирдә — туган тел
Булмаса әгәр — зураймас идек.
И туган телем, Идел-ил җыры,
И әнкәм теле, тере изгелек!
Югалсам — таптың, янсам — син генә
Ирнемә сулар тигердең килеп.
Сөенеп җырлыйк туган тел җырын,
Онытканнарның бәгырен телеп.
Мин ятим түгел икән әле, дип,
Сабыйлар иртән уянсын көлеп.
Җырлаган әнкәм: дөньядан балам
Китмәсен, диеп, үземнән элек…
И туган телем, сиңа да шундый
Изге теләкләр тели Мәңгелек.
Уҗымнар (җыр, Сәлимә Шәмсина көе)
Ләйсан яңгыр… Язгы яңгыр ява,
Тамчыларда балкый ал нурлар.
Офыклардан ага офыкларга
Уҗымнарым — яшел дулкыннар,
Әй, хәфтә уҗымнар!
Әй, дәрья уҗымнар!
Кагынып сайрар тургайларга
Моңым булсын, бу җырлар.
Кар суларын Иделләргә койды
Кырлар буйлап аккан чишмәләр.
Зәңгәр таулар аша илкәемә
Тургайларым кайтып киләләр.
Әй, хәфтә уҗымнар!
Әй, дәрья уҗымнар!
Кагынып сайрар тургайларга
Моңым булсын, бу җырлар.
Хезмәтемне кояш итим сезгә,
Яшьлегемнең яме — уҗымнар.
Бу ызаннар буйлап миңа каршы
Йөгереп килә сыман сөйгән яр.
Әй, хәфтә уҗымнар!
Әй, дәрья уҗымнар!
Кагынып сайрар тургайларга
Моңым булсын, бу җырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев