Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәхмәт сезгә, хатын-кызлар!

Бу сүзләрне яраткан хатын-кызларыбызга 8нче мартта гына түгел, һәр көнне әйтергә кирәк.

Рәхмәт сезгә, хатын-кызлар!

Мин уйласам узган тормышымны,

Күз алдыма килә елларым.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар,

Сезнең белән -

Мин бәхетсез кеше булмадым.

 

Ятимлектә калган көннәремдә,

Ялгызлыкта анам булдыгыз.

Елаганда мине юаттыгыз,

Баштан сыйпап

Иркәләде җылы кулыгыз.

Ерак иде алда өметләрем,

Юлларымда озата килдегез.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар,

Кайгыларны

Сез йөземә карап белдегез.

 

Өстемдә юк иде затлы кием,

Юкә иде «шиблет» аякта.

Мин үземне бөек итеп сиздем

Сезнең күзләр

Бер елмаеп миңа караса.

 

Ямьсез идем, керпе чәчле идем,

Ә сез мине: «Матур» дидегез.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар,

Йөрәк белән:

«Ямьле бул» дип акыл бирдегез.

 

Мин дөньяны әле белми идем,

Тубыклардан иде зур диңгез.

Кире беткән усал малай идем.

Ә сез миңа:

«Син акыллы егет» дидегез.

 

Мин ышандым сезнең шул сүзләргә,

Теләкләрне сезнең акладым.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар,

Хәзер инде

Соңгы сүзне әйтер чакларым.

 

Янып-көеп йөрдем бу дөньяда,

Узып кайттым утлы юл аша.

Кайгы белән әле яшәп була,

Мөмкин түгел

Сезнең сөю җирдә булмаса.

 

Еллар узды, мин дә кеше булдым,

Шул көнемне сагынып көттегез.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар,

Сез бит мине

Акыллы һәм матур иттегез.

Нәби Дәүли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сезгә, хатын-кызлар нәби дәүли нәби дәүли шигыре хатын-кызлар турында шигырь