Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәхмәт Сезгә, бабайлар!

Рәзинә Сәетгәрәева шигырьләре.

Рәхмәт Сезгә, бабайлар!

Без шәһәрдә ял итәргә,
Паркларга чыгабыз.
Анда матур гөлләр үсә,
Җанга рәхәт алабыз!

Ә уйланганыгыз бармы,
Кем җыештыра аны?...
Чүп өемнәре калдырсак,
Рәнҗер бит аның җаны.

Паркларда, скверларда,
Безнең тарих, үткәннәр.
Батырларның эзе анда,
Шуңа кызыл чәчкәләр...

Фонтаны бар, аллеясы,
Бик тә, бик тә күңелле.
Быел, Җиңүгә - 75 ел,
Белеп торыгыз шуны!

Безгә каласы мирасны,
Һәрбер бала сакласын!
Туңдырма, конфет ашаса,
Чүбен савытка салсын!

Чәчәкләрне таптамасын,
Гүзәллеккә соклансын!
Мәрмәргә язган исемнәр,
Мәңге күңелендә калсын!

Нинди генә бәйрәмнәр юк,
Без – бәхетле балалар!
Шушы матур тормыш өчен,
Рәхмәт Сезгә, бабайлар!!!

Киләчәк белән үткәнне
Очраштыра бу юллар.
Сезгә алмашка киләдер,
Безнең лаеклы сафлар!

Еллар тыныч, имин булсын,
дип, тибә, һәрбер йөрәк.
Безгә сугышлар кирәкми,
Безгә – тынычлык кирәк!!! 


Сандугачлар тиккә сайрамый


Сандугачның өзеп сайраганын
Тыңлап тордым беркөн тукталып.
Эч пошканнан гына сайрамый ул,
Табигатькә сайрый сокланып!

Уңга карап сайрый, сулга карап,
Сайрый карап минем куземэ…
Аңламыйсыз,, дия кебек миңа:
-Табигать ул – тиңсез хәзинә!

Уйга чумып юлым дәвам иттем,
Тезелеп калды алар миләштә...
Язга әзерлекне тикшерергә,
Җыелдылар ахры киңәшкә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев