Реклама
Кичә шагыйрь Рифат Сәлахның туган көне иде. Язучы Галимҗан Гыйльманов аңа багышлап шигырь язган.
...Бүген шигырьләр укырга
Каядыр барган тагын,
Рифат янында - шигырьгә
Иң якын торган чагым.
Шәп идеягә юлыгып,
Планнар корган тагын.
Рифат янында – хыялга
Иң якын торган чагым.
Талантлы шагыйрә күреп,
Бәхеткә тарган тагын.
Рифат янында - яшьлеккә
Иң якын торган чагым...
Галимҗан Гыйльманов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз