Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәшит абый Бәшәр - «Көмеш кыңгырау»да кунакта

Күренекле әдип, балаларның яраткан язучысы, дустыбыз Рәшит абый Бәшәр - бездә кунакта. Барыгызга да шагыйрь абыйдан ялкынлы кайнар сәлам!

ТОРМЫШ
Уйный-уйный туярсың,
Уенчыгың мендәргә
Бер көн сөяп куярсың
Һәм дөньяга багарсың.
Булыр аның ак көне,
Булыр караңгы төне.
Шатлыгы, кайгылары
Бөтереп алыр сине.
... Тотынырсың бәхетне
Чит җирләрдән эзләргә.
Тауларга да менәрсең,
Чумарсың диңгезләргә.
Ә бер көнне барыбер
Кайтырсың нигезеңә.
Каршылар иске өең
Һәм картайган әниең,
Һәм картайган әтиең.
Пышылдар алмагачың:
– Исән-саумы, нәнием!
Күзләреңнән яшь чыгар –
Тормыш ул гаҗәп чуар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев