Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Поши мөгезе

Бүген татар язучысы, публицист Марсель Галиевның (1946) туган көне.

Әти белән икәү бергә
Йөри идек урманда,
Таптым поши мөгезе мин
Түм- түгәрәк аланда.

Поши мөгезе тапканнар
Бик бәхетле була, дип,
Әти мине сөеп куйды,
Игътибарлы бала, дип.

Ун тармаклы каты мөгез
Шүрәле кулы сыман.
Җил ертылмый үтә алмас
Бармаклар арасыннан.

Мөгезне мин иңгә салдым.
Горурмы килеш-килбәт?
Бәхетле булу ничектер,
Миңа болай да әйбәт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев