Көмеш кыңгырау

Песнәк

Йолдыз Шәрәпова шигыре. Ә сез кошларга булышасызмы, дуслар? Ничек булышасыз?

Песнәк

«Бигрәк суык кышларын,

Белмим, ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җан асрау — бар уем», —

Яныма очып килде,

Бер песнәк шулай диде,

Ачыга икән бит песнәк,

Тик утырыйк без нишләп?

Өйдәге бер тартмадан

Әти җимлек ясады,

Тары, көнбагыш салдык,

Песнәк тәмләп ашады.

Сыйлансын әйдә песнәк,

Арыгандыр күп эшләп.

Бар кортларны юк итте,

Җимлектә — безнең рәхмәт!

 

Синица

«Так суровы зимы стали,

Как же нынче зимовать?

Нелегко найти мне пищу,

 Не хочу я погибать», —

Так сказала мне синичка,

Близко подлетев к окну.

Как помочь голодной птичке?

Не оставить же одну?

Папа из простой коробки

Смастерил кормушку ей,

Проса, семечек мы дали,

Птичка съела всё скорей.

Угощайся, друг-синичка,

Ты устала от трудов,

А кормушка — в благодарность:

Сад спасён от червяков!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: