Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Очрашулар, аерылулар — гомернең үтүләре...

Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре

Беренче тапкыр күрәсең —

кайчакта шул да җитә:

бу кеше инде гомергә

кадерле булып китә.

 

Керә дә синең йөрәктә

үзенең урынын ала.

Очраттың, күрдең, китәсең —

ямансу булып кала.

 

Беренче тапкыр киләсең —

таныш түгел җир-сулар.

Бер генә атна торасың —

күңелгә якын шулар.

 

Туган-үскән җир дә түгел,

барыбер яраттыра.

Ямансу була китүләр,

китмә дип карап тора.

 

Очрашулар, аерылулар —

гомернең үтүләре.

Киләбез дә, китәбез дә,

гел кыен китүләре.

 

Соңгы тапкыр күрәсе бар,

соңгы кат килеп, китеп...

Бөтенләйгә китәсе бар —

китәрбез ничек итеп?!

1986

ТУГАН ЙОРТТА

Таң ата. Керә яңа көн —

ачылган тәрәзәләр.

Таңга манчылган пәрдәләр

шул таңнар кебек зәңгәр.

Бөркелеп керә җаныма

сулышы иртәләрнең.

Беренче кат тоям кебек

җилләрнең иркәләвен.

Гомергә җитәр шикелле,

тирән итеп суласам.

Мин бәхетсез булыр идем,

әгәр монда тумасам.

Йоклап буламы ул чакта?

Йокылар күптән туйган.

...Алмагачы ботагына

ике кош килеп кунган.

Сайрыйлар. Инде суламыйм:

берәрсе ялгышыр күк.

Монда һәр кошның тавышы

сандугач тавышы күк.

Карап ятам тәрәзәдән

чиясен, миләшләрен...

Беренче кат ишетәм күк

яфраклар сөйләшкәнен.

Гомеремнең хозурлыгы

бары тик монда гына.

...Өр-яңадан туып ятам

туган як моңнарыннан!

1986

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев