Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нәүрүзгә багышланган шигырьләр

Шагыйрьләребез иҗатыннан Нәүрүз бәйрәменә шигырьләр.

Нәүрүз

Әнә яз яшелләнә,

Җир-анабыз гөлләнә,

Бозны тишә ак чәчәк,

Көнгә бага саф чәчәк!     

Бүген көн тиң төннәргә,

Урын юк һич көнләргә,

Без дә тиң, без дә тигез!          

Мөбарәк Нәүрүз!— дибез.

Әхмәт Гадел


Нәүрүз килә

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар-кулга бәйләнә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

Роза Хафизова


Нәүрүз

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!

Язгы яңа елыбыз,

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Еракларга яңгырасын

Бүген дәртле җырыбыз.

Роберт Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

2

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев