Реклама
«Әнкәйләрсез ул җәннәтләр сөрген икән ул, сөрген...» Рөстәм Сүлти шигыре.
Җәннәт кайда, җәннәт кайда?
Түгел Каф тау артында,
Җәннәт газиз әнкәйләрнең
Аяклары астында.
Аңлыйбыз мәгънәсен еллар
Үткәчтен дистә-дистә.
Югыйсә хакыйкать һәрчак
Истә булган хәдистә.
Азмыни җәннәтне эзләп
Каф-тау артына киткән.
Мәгәр җәннәт әнкәйләрнең
Аяк астында икән.
Дистә-дистә еллар үткәч
Аңлыйбыз шулай беркөн:
Әнкәйләрсез ул җәннәтләр
Сөрген икән ул, сөрген.
Гомерем буе эзләдем дә
Табар өчен җан аттым,
Җәннәтем әнкәем икән,
Әнкәм икән Җәннәтем.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз