Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шатлык эзләп

***

Трамвайлар китсен.

Ә без менә

Төшеп калыйк шушы тукталышта.

Төшеп калыйк.

Минем бүген монда

Шатлык табасым бар һәр тарафта.

 

Юк, син тыңла. Кичектермә, зинһар,

Син калдырма иртәгәгә, бәгырь!

Табасым бар шатлык,

Менә бүген,

Менә монда аны,

Менә хәзер!

 

Шатланырга кирәк бүген безгә,

һич югында бер-бер сәбәп табып.

Бәлки, шатлык үзе килеп чыгар,

Үз ишләрен бездә танып алып.

 

 

 

Юк, чынлап та... Ә син күрәсеңме:

Яфрак ята аяк асты тулып.

Тоелмыймы сиңа бу яфраклар

Сары челтәр япкан шатлык булып?

 

Тоелмыймы?..

Шушы сары көзләр

Сагышларны гына кузгатамы?

Әллә бездә генә йөриме ул

Сагыну-сагышларның үзгә тәме?!

 

Юк-юк, бәгырь... Ә бит бүген безгә

Шатланырга кирәк үч иткәндәй!

Үз итик без бүген шатлыкларны,

Җир кояшны шулай үз иткәндәй!

 

Юк, чынлап та! Син офыкка кара:

Күрәсеңме, кояш баеп бара?!

Бүгенге көн белән һаман саен

Ерагая бара безнең ара...

 

Ерагая... Ә бит шушы көндә

Үзен, җанын, бәгьрен ирексезләп,

Күпме кеше яши бу дөньяда,

Күпме кеше йөри бәхет эзләп!

 

Шатланыйк без бүген шушы Җирдә

Кеше барга, бәгырь, кояш барга.

Шатланыйк без бүген чын йөрәктән

Матур байый алган кояшларга!

 

Юк, чынлап та... Ә бит Җир түгәрәк,

Кояш чыга, димәк, кай яктадыр.

Кемдер бүген шул кояшка карап,

Безне таныр, бәгырь, үзен таныр.

 

Юк, син көлмә. Беркем әйтә алмас

Артык беркатлы, дип, бүген безне,–

Шатлыгы бар – инде бәхет көтә,

Бәхет тапмаганнар – шатлык эзли.

 

Ничек шатлык булмый калсын инде

Шатлык эзләп йөрер кеше барда?

Шатланыйк без бүген үз теләген

Шатлык итә алган язмышларга!

 

Без теләсәк, салып томшыгына

Шатлык ташыр иде асыл кошлар.

Без теләсәк, куш-куш учлап кына

Шатлык табар иде бу язмышлар!

 

 

 

Без теләсәк... Кичер мине, бәгырь...

Син аңларга тырыш мине башта!

Алдап-йолдап алып калдым сине

Сөю дигән шушы тукталышта.

 

Сөю дә юк... Димәк, шатлык та юк...

Үз оятым сулышыма каба.

Трамвайлар килми...Киттек, бәгырь!

Җәяү киттек, бәгырь, алга таба! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев