Нинди матур сүзләр бит ул: әнием, әтием, өем!
Танылган балалар язучысы, яраткан шагыйребез Рәшит ага Бәшәр «Былбыл оясы» дип аталган хикәяләр җыентыгы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Тәбрик итәбез!
Минем өем
Татар телем – туган телем,
Бик кадерле телем минем!
Нинди матур сузләр бит ул:
Әнием, әтием, өем!
Минем бик-бик якты өем
Эчендә би-ик зур илнең.
Тәрәз тиендә шул өйнең
Чәчкә аткан чагы гөлнең.
Чәчәк аткан шул гөлләргә
Сулар сибә сеңлем минем.
Ак җәймәле караватта
Бармак имеп ята энем.
Ирек
Ирек булса, һәркем шат:
Иле һәм теле була.
Һәр көне ямьле була,
һәрнәрсә тәмле була!
Эсселек
Чикерткәгә үлән төсе сеңгән.
Зеңли һава. Кояш кыздыра.
Оясыннан башын чыгара да
Ара-тирә йомран сызгыра.
Чишмсә улагына кунган кошлар
Чиратлашып тамчы йота бит.
Чәчәкләрнең хуш исләрен иснәп,
Болын дымга сусап ята бит.
Чишмә бурасына ябышкан һәм
Хәрәкәтсез калган үрмәкүч.
Күләгәгә качкан. Ял итә ул.
Пәрәвезләр суза иртә-кич.
Тай йөздерүче малай
Яшел талга яшь тай үрелә,
Бәкәленә үлән урала.
Балык йөзә бәкәл тирәли,
Тай сыртына малай үрмәли.
Чупылдата суны, кешни тай,
Тартып куя малай йөгәнне,
Ишетә тай: «На-На» дигәнне,
Йөзеп кереп китә тирәнгә,
Тояк тими төпкә. Тирән лә'
Йөзә суда тайның яллары,
Ерак калды елга таллары.
Рәхәт итеп янә кешни тай,
Кояш тәңкәләрен тешли тай.
Малай аңа иркә эндәшә,
Йөзеп бара үзе янәшә.
Кояш уйный ирен читендә,
Сипкел артыр инде битендә.
Сары комда ята күн ияр,
Тал башларын җылы җил ияр,
Оя
Агачның иң очында
Олы бер оя.
Шул ояга дәп-дәү ай
һәм кояш сыя.
Иренмичә үзегез
Карагыз килеп.
Таң атканчы ояда
Ай ята көлеп.
Көндезләрен кояшка
Әйләнә оя.
Бакчага ул көнозын
Җылы нур коя.
Кара карга булып ул
Каркылдый белә.
Торна булып та хәтта
Торкылдый белә.
Галәм серләрен оя
Үзенә җыя.
Бик хикмәтле оя шул
Бу серле оя!
Тыныч йокы
Шаулап тынды агачлар,
Әкренләп сүнә якты.
Абзарында яшь үгез
Инде йокларга ятты.
Көтүдән кайтып кергәч,
Аны әле корт чакты?
Чирәмдәге чүлмәкне
Тибеп ватканга чаклы
Тоягыннан ут чәчеп
Ишегалдында чапты.
Кара сыер яратып
Ялый аның маңгаен.
Шулай йоклата бит ул
Сүз тыңламас малаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев