Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нигә күчтәнәч тимәде?

***

Нигә күчтәнәч тимәде?

Бал кортлары кунак җыйды,

Бал өләште дусларга.

Күчтәнәч күпләп таралды -

Кочакларга, учларга.

Калды өчәү күчтәнәчсез -

Аю, тычкан һәм шөпшә.

Үзләре дә куркып керде,

Өйгә керә-керешкә.

Постылар алар почмакка,

Гаебләрен таныйлар.

Нигә күчтәнәч тимәде,

Инде бүген аңлыйлар.

Ничек шулай килеп чыкты,

Аңлыйсызмы, балалар?

Күпме кунак арасында

Алар балсыз калалар?


Урламасын иде

Вәли бабай, соңламыйм, дип,

Әй, ашыга оныгына.

- Күрмәгәнең күрче улым,

Тәрәзәгә орын гына:

Ай тотыла, Ай тотыла!

 

Тик оныгы ашыкмады,

Тыныч кына җавап бирде:

- Тотылырлык булгач аны,

Урламаска иде! - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев