Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әни кирәк

Гәрәй Рәхимнең «Мин - табылдыклар өстәле» дигән китабына кергән шигырьләре.

ӘНИ КИРӘК
Бишек тирбәтергә әни кирәк,

Йөрергә өйрәтергә әни кирәк.

Кулына алып чәбәкләргә әни кирәк,

Усал малайларны әләкләргә әни кирәк.
Ятлар ятим димәсенгә әни кирәк,

Өйләнгәндә киңәшергә әни кирәк.

Дөнья артка типкәләсә дә, әни кирәк,

Хатын сиңа үпкәләсә дә, әни кирәк.
Ә әнигә ниләр кирәк —

Уйлыйбыз шул ансын сирәк.


КӨЗ ЙӨРИ
Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп, шаулап,

Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.


КӨЗ-ПАТША
Ә көннәргә нәрсә җитмәгәндер —

Җәйне тәхетеннән куганнар.

Юмарт фасыл диеп, табигатькә

Патша итеп Көзне куйганнар.
Җәйнең тәртипләрен яратмыйча

Үзгәртә Көз бөтен дөньяны.

Аның карашлары гел дә бүтән,

Гел дә яңа аның иманы.
Җәй буена шаулап торган дөнья

Моңайсын дип карар чыгара.

Көчен җуйган таллар пышылдашып

Елашалар гына үзара.
Яфракларның яшел төсен алып,

Сары, көрән төскә буята.

Җәй кояшын тизрәк каплау өчен

Соры болытларын уята.
Чәчәк-гөлне артык нәрсәләр дип

Алдырттыра патшалыгыннан.

Күңелләргә сагыш тутыра ул,

Бушаттырып җәйге ялкыннан.
Торналарны Туган илдән куа,

Бар кошларга сайрау тыела.

Авыл белән урман арасында

Оча угры саескан гына.
Аһ, көннәргә нәрсә җитмәгәндер,

Шундый нәрсә эшләп куйганнар:

Нинди җәйне, нинди гүзәл җәйне

Дөнья тәхетеннән куганнар,

Көзне патша итеп куйганнар.


СЫЗЫКЛЫ УЕН

Тротуарда титак-титак килеп

Уйнап йөри кызлар сызыклы.

Шакмаклардан тышка чыкмый аяк,

Уен шуның белән кызыклы.

Бер уйласаң, сәер дә соң адәм,

Шушы яшьтән көчләп үз-үзен —

Вак шакмаклар белән чикләп куя

Яшәешен, уен һәм сүзен.

Ә кемгәдер бу бер гадәт булып

Сеңеп кала. Гомре бер ызан.

Аякларым чыкмасын дип яши

Кемдер сызып куйган сызыктан.

Титак-титак атлап бара шулай,

Куркып карый уңга һәм сулга.

Көче җитми сызык-шакмакларны

Җимереп чыгар өчен зур юлга.

Шакмакларны, шартлы сызыкларны

Санламаучыларны күрсә ул —

Йә тилергән диеп карап кала,

Яки тып-тын гына өркә ул.

Кызлар уенын туктап карап тордым,

Бер елмаеп һәм дә көрсенеп.

Уйнасыннар кызлар.

Бу уенга

Кушыла күрмәсен тик кешелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев